Нәбирә Гыйматдинова «Онытмадым…»
9 нчы көн. Повесть. 20 нче бит. «... - Ул... ул мине... - Мәүлидә калтыранды, - ... алдады. «Өйләнәм», - диде. Атып үтерер идем мин аны... Тап миңа наган, Карамалай! Мәүлидә егетнең күкрәгенә капланды. Тагын сыктый! Ә үзе... шундый кечкенә, шундый ябык, нәкъ нәни кош баласы! Ал да түш кесәңә сал... һәм гомер буе ул синең җылыңа төренеп яшәсен. Әллә соң баш түбәсе болытларга орынган пәһлеванны хис дигәннәре коллыкка төшермәкчеме икән? Аңа һичничек сөю шәрабыннан исерергә ярамый, алда чүмәлә төсле өелгән җитди эшләр көтә иде. Егет «кош баласы»н кире җиргә кундырды. - Мин тиз генә бушамам. Күрешкәнгә кадәр, Мәүлидәм. Әйе, «Мәүлидәм» диде, Мәүлидәм...»
170
0