Нәбирә Гыйматдинова Сөйлим, тыңла...
9 көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Картның ир-атлар турындагы беркатлы фәлсәфәсенә мин, әлбәттә, колак салмадым. Нинди генә агач исеме белән аталса да, Ильяс минем өчен бердәнбер һәм кабатланмас ярым иде. Еллар үткәч, яшьлегем җүләрлеген җилләр куып тараткач, Дәүләтша бабайның алтын сүзләре хәтердә яңгырар, билгеле. Хак икән, мәхәббәтнең күзе сукыр була икән, нинди генә күзлек кисәң дә, ул күрми икән. Югыйсә иремдәге үзгәрешләрне беренче айларда ук чамаларга мөмкин иде. Элек, билендәге билбавының бер очына бәйләгәндәй, мине ялгызым гына ни уңга, ни сулга атлатмаган көнче егетне гүя алыштырдылар. Хатыны нинди планнар кора, кемнәр белән очраша – аңа ике дөнья бер кәнди иде. Кыскасы, мин иреккә очыртылган кош кебек идем. Ильяс һаман акчалы эш табалмый, шуңа шәһәрдәге барча түрәләрне сүгә, шул исәптән кәҗәләр белән мавыккан миңа да кара коела иде. #НәбирәГыйматдинова #Сөйлимтыңла... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #КазанТатарстанКитапнәшрияты #Таттелеком
128
0