Август (Д. Гарифуллин)
Август (Д. Гарифуллин) Җиләкләр беткән чаклар, Шомыртлар кипкән чаклар. Бәрәңге үскән чаклар, Алмалар пешкән чаклар. Миләшләргә бүрек-бүрек Кызыл ут капкан чаклар. Арыш башакларын уып, Куаныч тапкан чаклар. Төрле-төрле эшләпәле Гөмбәләр үскән чаклар. Бөтен авыл белән бергә Уракка төшкән чаклар. Өем-өем помидорлар Кызарып яткан чаклар. Җир җимереп болыннарда Колыннар чапкан чаклар. Белдеңме инде син, дус, Менә нинди ул август!
144
0