#Әдәбимарафон 9 нчы көн. Шәмсия Җиһангирова
9 нчы көн Шәмсия Җиһангирова Әйләнеп карыйм мин үткәнгә, Югарыдан карыйм – көткәнгә. Үткәнемне салам күчәргә, Киләчәгем салам үлчәмгә. Үткәннәрем хәлдән тайдыра, Киләчәгем хәйран калдыра. Үткәннәрем түгел май гына, Киләчәккә барам җай гына. Үткәннәрем булган күрәчәк, Алда көтә якты киләчәк! Шөкер итсәң, ул тиз киләчәк, Ходай бетмәс бәхет бирәчәк! Мин югалтмый яшим өметне, Киләчәгем шуңа өметле! Карыйсың син миңа көлепме, Әллә син дә минем кебекме?! #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
144
0