Килен
Тугызынчы көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Аларга борылып каравым булды, Булатның йодрыгы битемә килеп сыланды. Нәрсә булганын да аңлап өлгермәдем, күз аллары караңгыланып, йолдызлар биешеп алды. Аягымда көч-хәл белән басып калдым. Шунда ук икенче йодрык эчемне яндырды. Бу юлы әйләнеп барып төштем. Яткан килеш ханбикәнең ишек төбендә аякларын күрәм. Нигә тик тора икән? Нигә ярдәм итми? Шунда ул: - Ныграк тукма, Булат! Ныграк! Акылын укыт, - димәсенме?! 63нче бит. #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗаһидәМусина #Килен #повесть
124
0