
9 нчы көн. Гакыйль Сәгыйров. Кайсыгыз анда туйган яшәүдән?-
Гакыйль Сәгыйров. Кайсыгыз анда туйган яшәүдән?- Кайсыгыз анда туйган яшәүдән?- Тыгыз уйлардан, мәшәкатьләрдән, Тынгысызлыктан, кыен эшләрдән Һәм тирләп-пешеп, янып эшләүдән? Кайсыгыз анда туйган сөюдән, Башкалар өчен янып-көюдән, Мәхәббәт хисен туң-кырау алган Һәм йөрәкләре гел бушап калган?.. Кайсыгыз анда туйган барысыннан: Кошлар җырыннан, чишмә тавышыннан, Якын дустыннан, елмаюлардан, Җил-давыллардан, ерак юллардан? Килегез әле минем яныма! Килегез әле минем яныма, Ятыгыз әле минем урыныма, Бирегез миңа аяк-кул гына! Сөю ташыган йөрәге белән, Һәр җанга изге теләге белән, Эшкә сусаган беләге белән Бу Кеше торып чыксын дөньяга. Ул гына ачар серләр бар җирдә, Ул гына чәчәр гөлләр бар җирдә,- Серләрен ачсын, гөлләрен чәчсен,-
Сылтамалар:
185
0