Күке төкереге

Күке төкереге

- Кая ашыгасың, сабакташ, тукта, тукта! Туйганчы карыйм нурлы күзләреңә, кыйгач кашларыңа. Бигрәкләр матурайгансың безнең кое суын эчә-эчә. Сөйләп җибәр, ничек яшәдегез монда, миннән башка, чуртан ашка, дигәндәй? Шәреф аякларын аерып юлга аркылы басты. - Эш күп, Шәрәф. Сөйләшербез әле, - диде Онык. - Ә-ә, - дип елмайган булды башкисәр. - Туйга әзерләнәсез бит. Кияүгә чыгасың ди имеш, Гыйлемдарга ди. Хуп-хуп. Туеңа чакырырга онытма, җәие? Шәрәфнең теленән бал тамыәзып сөйләшүе кызны куркуга гына салды. Берәр этлек эшләргә җыенса ул шулай төчеләнә башлый иде. Гыйлемдарга әйтергә кирәк, туйга хәтле бу урамга килмәсен. Клубтан да тыкрык башына кадәр генә озатсын. Шәрәф караңгы почмакта сагалап торып башына таш белән бәрмәгәе.

Тэглар:

155

0