9 нчы көн Булат Ибраһим Җиләкле җәй
Иреннәрдә җиләк тәме – Җәйнең яме җиләктер. Җиләкле җәйләр булганда, Тагын ниләр кирәктер. Чакрымнар аша дәшә ул, Сихерли исе белән. Сабый чакка алып кайта Шул җете төсе белән. Әйдә пеш тә төш авызга, Җиләкле чак – хөр чагым. Иртәнге таң нурларында Җиләкләр туачагын Беләм мин, Шуңа күрә дә Учларга җыеп кабам. Җиләктән көч иңә җанга Төзәлә кышкы ярам... Җиләк пешә кызыл булып, Җиләкле болын, тугай. Җәйнең бөтен матурлыгы Җиләккә сыйган бугай.
Сылтамалар:
131
0