Рушания Ахмадуллина - Чанышева "Кеше кирәк кешегә"
КЕШЕ КИРӘК КЕШЕГӘ! Кеше кирәк кешегә, Ансыз күңел күшегә Хәзер килде шундый заман, Күрше керми күршегә Кеше кирәк аз булса да, Эч сереңне сөйләргә Беръялгызы яшиләр шул, Болын хәтле өйләрдә Кеше кирәк ярдәмләшеп, Аралашып яшәргә Көн дә хәл-әхвәл белешеп, Исәнме дип дәшәргә Олыгая барган саен Кеше шуңа төшенә Сулар һава, ризык кебек, Кирәк икән кешегә! Кеше кирәк кешегә
170
0