Ф.Яруллин " Мәхәббәт оясы"
Сәет, клубка ашыгучы яшьләргә карап, капка төбендә боегып утыра иде. Шулвакыт аның янына җигүле ат килеп туктады. Арбада, йомшак печән өстендә, урманчы Афзал кырын ята. Ул, гадәттәгечә, бераз кызмача иде. "Һәй, – диде ул Сәеткә, – нәрсә син балтасы суга төшкән мужиктай аптырап утырасың? Әйдә, утыр, клубка илтеп куям. Анда Казаннан театрмы, концертмы килгән, ди". – Кәмит карап йөрергә әллә мин бала-чагамы? – диде Сәет. – Анысы дөрес, – дип килеште Афзал Сәет белән. – Сиңа ничә яшь әле? – Ничә булса да барыбер түгелмени? – Түгел. Сиңа өйләнергә вакыт. Юкса кайбер нәрсәләрең сөрси башлар. Телисеңме, мин сине бүген үк өйләндерәм. Афзалның бу сүзләреннән Сәет курка калды. Чөнки әле аның егерме тугыз яшькә җитеп кызлар кулы тотып караганы да юк иде. Дөресен генә әйткәндә, өйләнгәч нәрсә эшләргә кирәклеген дә бик ачык белеп бетерми иде бугай ул. Ә Афзал, башына мондый фикер килүенә сөенеп, арбасыннан ук сикереп төште. – Әйдә утыр, очраган любой кызны алып кайтабыз. Бик курыксаң, беренче кичне кәләшең белән үзем кунармын. Афзал Сәетнең кулыннан тарткалый башлады. "Әйдә, әйдә. Афзал абзаңны тыңласаң үкенмәссең. Әгәр үзебезнең авыл кызлары ошамаса, поселоктан алып төшәрбез. Менә анда кызлар дисәң дә кызлар. Яфрак астына качып үскән җиләктәй сусыллары дисеңме, алмагачның иң югары ботагындагы алмага тиң кып-кызыл, түп-түгәрәкләре дисеңме – ниндиләре генә юк". Афзалның бу сүзләреннән соң Сәетнең авызыннан сулар килеп куйды: "Һы, өйләнеп җибәрсәң шәптер ул! Әнисе дә кайчан өйләнәсең инде дип колак итен кимерә. Бакча утарга да кеше кирәк". Карт буйдакның уйланып калуын Афзал бик тиз сизеп алды һәм, уңай вакытны кулдан ычкындырасы килмичә, Сәетне көчләп диярлек арбасына утыртты.
144
0