9нчы көн. Сания Әхмәтҗанова. Кардәшлекне саклыйк йөрәктә.
КАРДӘШЛЕКНЕ САКЛЫЙК ЙӨРӘКТӘ Бер анадан туган булмасак та, Бер туфракта туып үстек без. Туган авыл күкрәгеннән типкән Чишмәләрнең суын эчтек без. Очрашабыз хәзер сирәк кенә, Эчәр сулар читтә булганга. Авылым хәбәрләре җанга дәва, Сагынулардан күңел тулганда. Бер сукмактан тәпи атлап киттек, Бер мәктәптә гыйлем алдык без. Нинди генә үрләр яуласак та, Авылдашлар булып калдык без. Очрашабыз хәзер сирәк кенә, Җыяр ризык читтә булганга. Авылым һавалары җанга дәва, Сагынулардан күңел тулганда. Туган нигез җылысына төреп, Кардәшлекне саклыйк йөрәктә. Үз-үзенә кайта һәрберебез Туган якта, туган төбәктә. Очрашабыз хәзер сирәк кенә, Тәкъдиребез читтә булганга. Авылым кешеләре җанга дәва, Сагынулардан күңел тулганда.
141
0