9 нчы көн "Фәрештәң булыр идем…"  Рәмзия Габделхакова  #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

9 нчы көн "Фәрештәң булыр идем…" Рәмзия Габделхакова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

Фәрештәң булыр идем… - Илгиз абый, менә бу кызга берәр коры кием бир әле, - диде Фоат, үзләрен каршылаган иргә башка берни аңлатып тормыйча. Әйтерсең, ул бу йортка һәр кич берәр кунак кызы ияртеп кайта... Икенче мизгелдә Гөлсу кулында тир, тәмәке исе бөркеп торган ирләр күлмәге иде. - Алыштыр тизрәк, сал юеш киемнәреңне, -дип боерды йорт хуҗасы. Гөлсуның һаман аптырап басып торуыннан соң гына аңыштылар бугай, икесе дә баскыч төбенә чыгып китте. Чирканып булса да Гөлсу ир биргән җылы, коры күлмәкне киеп куйды, үзенекен урындык артына элде. Ярый әле күлмәге зур булды, Гөлсуны өч кат урарга җитәдер. Тик менә шул алып гәүдәле “Аю агай” яшәгән оя гына бигрәк кысан, Гөлсуларның мунчасы да моннан иркенрәктер. Үтә дә ярлы иде бу бүлмә. Җиһазлары, төртсәң, таралырга тора, барысы да галәмәт иске. Мондый диваннар хәзер музейларда гына калгандыр, андагы ертылып-сыпылып беткән, күптән су күрмәгән япмалары тагы... Ахрысы абзый барсын да чүплектән ташыйдыр. Стенадагы обойлар керләнеп сыдырылып беткән. Өстәл өстендә - җир төсенә кергән калай чәйнек, башланган шешә, ике кырлы стакан, яртылаш бушаган консервы банкасы, ипи кисәкләре... Шулар арасында берничә җирән мыекбай иснәнеп йөри.... Бу кадәр хәерчелекне Гөлсуның моңарчы күргәне юк иде. Шушы алачыкта чыгасы төне турында уйлап тагы куырылып куйды. Йә Рабби, кая килде ул?! Ник килде?! Ишек шакыдылар. - Керергә ярыймы? - Ярый, - диде Гөлсу. - Сезгә хәзер менә бу шәп булыр иде, - диде хуҗа өстәлдәге шешәгә ымлап. - Кабасыңмы? – дип сорады Фоат. Кыз баш чайкады. - Гаепләмәсәң, без җылынып алабыз. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Фәрештәңбулыридем… #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

157

0