Сания Әхмәтҗанова "Кояш элдем"
Кояш элдем Бәхет, бәхет дибез, ә ул кайчак Янәшәдә йөри нәүмизләнеп. Җиде ятка җылы өләшәбез, Үз дигәнең яши гаҗизләнеп. Елмаюны юмарт өләшәбез, Яндагыга кала болытлы йөз, «Әйе», «юк»тан узмый аңлашулар... Чит берәүгә ява иң татлы сүз. Тыңлагандай итеп – ишетмибез, Төбәп карасак та, күрмибез шул. ... Һәрчак көйле тәгәрәр күк тормыш, Күчәр кайчан сынар – белмибез шул. Каерылды тәртә, кыра камыт, Ятлар салган яра әрнеп каный. Янтайганда иңне сөйкәр өчен, Ярый әле янда син бар, җаный. * * * Кызым сиңа әйтәм, киленем тыңла – Борынгылар сөйли булыр белеп. Күңел тәрәзәмне кат-кат юып, Өйгә кояш куйдым әле элеп.
159
0