Нәбирә Гыйматдинова «Онытмадым…»
8 нче көн. Повесть. 17 нче бит. «... Тукмалган ир, өс-башын каккач: - Рәхмәт, туган. Син мине үлемнән коткардың. Кисәк бәреп ектылар. Бүген, дүрт операция ясадым, арылган. Югыйсә, пәрмә-пәр сугыша идем, - дип егеткә кулын сузды. - Танышыйк, әйдә. Мин - Галимҗан Салиев. - Без - студент Абдрахманов Морзахан. - Чәчең чем-кара. Әллә син үзбәкме, туган? - Юк, чеп-чи татар. Сезгә нишләп бәйләнделәр? - Аның әнә тегесе, - хирург Галимҗан эчен уа-уа ыңгырашкан җирәнгә төртеп күрсәтте, - безнең больницада мич ягучы иде. Спирт урлап саткач, эштән кудым. Үч ала, имеш...»
173
0