8 нче көн "Кыйбла барлау" Шәмсия Җиһангирова
Әнкәм назы Бишекләргә салгансыңдыр сөеп, Назлап үпкәнсеңдер чәчемнән. - Ул назны мин инде хәтерләмим, - Еллар чоңгылына яшеренгән. Исемә төшер: нинди иде ул наз – Әнкәм назы, әнкәм җылысы? Инде үзем әни булсам да мин, Синең нәни кызың булыймчы!? Кагыл әле минем чәчләремә, Назлап салчы, әнием, бишеккә. – Синең назны тойсам, башкасына Түзәрмен, бирешмәм ничек тә... Әллә нишләп сыкрап куя күңел Син, әнкәем, искә төшкәндә; Бишекләрдә бер тибрәлер идем Белмәгәндә ниләр эшләргә...
152
0