Әнгам Атнабаев - Онытмам

Әнгам Атнабаев - Онытмам

Туган авылым! Яшел болыннарың Минем өчен түшәк булдылар... Гомер буе йоклап ята алмыйм Еракларга китәр юлым бар. Әгәр китсәм, яңа туып калган Балаларың мыек җибәргәч, Колхоз йөген гомер буе тарткан Картатайлар инде җирләнгәч, Кайтып төшсәм, аптырарсың, бәлки, Шагыйрь булып чөнки кайтырмын! И авылым, син дә үзгәрерсең, Исемеңнән бары танырмын. Исемең генә Иске Күрдем булыр, Йөзең яңалыкка үзгәрер, Тау-ташларың тирән борауланыр, Кәкре юл-сукмагың төзәлер. Пассажирлар Иске Күрдемгә дип Кассалардан билет алырлар; Егет-кызлар кичен ял итәргә Күрдем бакчасына барырлар. Урамнарың билдән пычрак булмас, Батып ятмас газик машина... Караңгылык сүнәр - лампочкалар Кунар һәр багана башына. Шәһәр яме, шәһәр тәме булыр, Мин танымам синең төсеңне. Ләкин беркайчан да - үлгәндә дә Мин онытмам синең исемне.

Тэглар:

123

0