#Әдәбимарафон 8 нче көн. Шәмсия Җиһангирова
8 нче көн "Мин яшим" Шәмсия Җиһангирова Бу тормышның тәмен татып яшим, Һәр мизгелен тоям гомеремнең. Янәшәмдә өзелеп сөйгән ярым – Гамьнәрен аңлаучы күңелемнең. Кая барсам, шунда дусларым табам – Кулларымны сузып күрешәм. Өлешемә тигән көмешемне Җан дусларым белән бүлешәм. Бу тормыштан күпне өмет итмим – Җирдә яшим икән, шул җитә! Бүгенгесен исән-имин үтсәм, Алда мине яңа көн көтә. Яңа көнгә керфек каккан саен, Рәхмәт укыйм яшәү яменә. Беркайчан да битараф булмадым, Шөкер, чит кешеләр гаменә. Мине дошман күрүчеләр бардыр, Ә минем булмады дошманым... Аклык алып яшим һәр көнемә Күңеленнән якын дусларның. #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
146
0