
8 нче көн Айгөл Әхмәтгалиева Ул бит кичә иде
Телефон трубкасының теге ягындагы еламсырау авазы кырт өзелде. Хәер, Диләрә моңа артык гаҗәпләнмәде дә, ахирәтенең гадәтен белә ләбаса: аһ-зарына ияреп, беркадәр вакыттан соң үзе дә ишектә пәйда булачак. Зәкия алай юксындырып тормый, яңа кием алса да, кибеттә йөрергә иптәш кирәксә дә, иреннән зарланырга теләсә дә, ялт итеп килә дә җитә. Диләрә үзалдына елмаеп, юеш чәчләрен төреп куйган зәңгәр чалманы сүтеп ташлады. Душ кабинасыннан чыкканда өстенә шактый искергән йомшак халатын элгән иде, аны җәһәт кенә ак җирлеккә сары ромашкалар төшкән кыска җиңле күлмәгенә алыштырып куйды. Зәкия очрашкан саен: - И Диләрәкәем, үзеңне гел курчак урынына карап кына торасың, бездән юк инде, юк. Эштән кайтсаң, өстән халат, баштан яулык төшми, ял көннәрендә чәч тә таралмаган чаклар була, малай, - дип, Диләрәнең чәчен-башын, күлмәген мактап, ахирәтенең күңеленә сары май сызып сала бит, шуннан соң аны ничек инде иске халаттан каршылыйсың ди?!
Сылтамалар:
170
0