
Күке төкереге
Укып бетергәндә абыстай Бибинурга болай дигән: "Күрше кызың Сәрбия дин сабакларына күңел салмады, аны җен-пәриләр ияртеп китеп кара гыйлемгә үрәттеләр, аның гыйлеме көчледер, тик синекеннән кайтыштыр. Син үлгәнче ак сихергә ия булырсың, мин үрәткән догалар, мин күрсәткән үлән сулары белән Аллага каршы төшүче Сәрбияне җиңеп барырсың. Өшкерсәң - сулган гөл терелер, дога укып башыннан сыйпасаң - сихер-бозымга юлыккан адәм савыгыр. Акны сал, акны ки, син дөньяны агартучы, ә күрше кызың кара салыр, кара кияр, ул - дөнья каралтучы. Кара йөрәк төн яшәмәктә булгач, аның терекле итүе кояш баешында, синеке көн берлән булгач, кояш чыгышында, берегез битән җиргә иңгән караңгылык берлән, берегез таң нуры белән юар". Гаҗәпләнүенә чик-чама булмаган Бибинурның, ул боларга ышанырга да, ышанмаска дә белмәгән. Аны бигрәк тә Сәрбия аптырашта калдырган. Бергә уйнап үскән кыз бит, аптырарсың да. Дөрес, Сәрбиянең барып чыккан явыз икәнен ул әйбәт белгән. Уйнаганда күздән яшь китерерлек итеп чеметергә яраткан Сәрбия,кайчакта егып салып тукмаудан да тартынмаган.
186
0