Каракош

Каракош

- Абау! Чын көмеш! Бигрәк матур! Каян чәлдердең? - Нишләп чәлдерим ди. Сиңа атап базардан алдым. - Ялганлама, яме. Мондый борынгы нәстәкәйләрне кала музейларында гына саклыйлар. Атаң теге елларда берәр җанкисәкнең колак-бармаларыннан салдырмагандыр, шәт. - Җә, беләк буе телеңне сайратма, тагын йөр. Биргәннең битенә төкермиләр. Туй бүләге бу сиңа. - Туй бүләге?! Әллә көләсең инде? Тавык канатын сындырып биргән төсле генә чыга бит бу, йөрәк маем. Әнә бүтәннәргә... Егет киң учы белән Бәриянең авызын томалады. - Ашыкма, яши-яши алтынга күмәм мин сине, валлаһ! Тагын бер бүләк әзер. Яңа йорт. Кыз аның кулын читкә этәрде.

Тэглар:

184

0