Зөләйха күзләрен ача
Янына килеп баскан хәрбигә дилбегәсен ташлады да Игнатов җиргә сикереп төште. Зөләйхага якын килеп, ике кулы белән аның йодрыгын эләктереп алды һәм көч белән каерып ачты. Якыннан караганда, аның күзләре бөтенләй кара түгел, елга суы кебек аксыл -сары икән. Матур күзләр. Ә бармаклары коры, көтелмәгән кайнар хәтта. Өстәвенә бик көчле. Зөләйханың йодрыгы шундук ачылып китте. Учында - озынча, шома, кояшта бал төсенә кереп ялтырап торган орлыклар. Яхшы сортлы бодай орлыклары. 74 нче бит
161
0