Алтынчы көн Фәнис Яруллин «Гайни» #Әдәбимарафон
8 нче көн Фәнис Яруллин «Гайни» #Әдәбимарафон Киткәннәрме соң майлап? Урамнар бүген тайгак. Булмаса да этүче, Егыла һәрбер үтүче. Мәктәптән кайта Гайни, Аның аягы таймый. Итекләре дагалы — Аның шул шәп чак әле. Күрә Гайни: бер чатта Бер карт егылып ята. Йөгереп бара, торгыза, Тагын шактый юл уза. Барган саен, отыры Күбрәк очрый карт-коры. Гайни кебек нык терәк Бик күп кешегә кирәк. Кычкыра шул чак Гайни: — Минем аягым таймый, Ябышыгыз кулларга, Егылмассыз юлларда! Арыганнар, талганнар, Егылганнар, ауганнар — Бар да аңа тотына, Зур бәладән котыла. Командирдай иң алдан Әй басып килә Гайни! Уң ягында ун бабай, Сул ягында ун әби. 2002ел 56 нчы бит #Әдәбимарафон #ФәнисЯруллин #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АОТатмедиа #Таттелеком #44
162
0