Рәсимә Гарифуллина "Адашкан" 8 нче көн #Әдәбимарафон

Рәсимә Гарифуллина "Адашкан" 8 нче көн #Әдәбимарафон

8 нче көн #ӘдәбиМарафон Рәсимә Гарифуллина Җирдә язылмаган сәер канун яши - ир -ат белән хатын-кыз арасындагы аерманы билгели ул. Ир-ат дилбегә тотарга, идарә итәргә тиешле хужа кеше. Хатын-кыз көчсез, нәзберек зат, ир-атка буйсынырга, ир хакын хакларга, аның сүзеннән чыкмаска бурычлы. Аймараны шундый кануннар нигезендә тәрбияләделәр. Кызганычка каршы, ир-ат арасында хатын-кыз ярдәменә мохтаж булып, хатын-кызга сыенып, аннан көч алып яшәүче мескеннәр дә бар. Нәсим дә шундыйлар кавеменнән булып чыкты. Хәер, ир-ат Адәм галәйһиссәләм вакытыннан бирле хатын-кыздан өстен саналса да, аңа мохтаж. Ир-атны канатландыручы да, жәннәттән кудыручы да хатын- кыз... Кешеләр үзләре уйлап чыгарган кануннарның колы булып яшиләр. Бер-береңне яратып, иркәләнеп, бер Ходайга гына буйсынып яшисе иде дә бит... Тормышлар да матур, мәгънәле булыр иде... 80 нче бит #РәсимәГарифуллина #Ялкынярлыкамый #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АкБүреНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

161

0