8 нче көн "Туган ягым иртәсе" Раил Гатауллин

8 нче көн "Туган ягым иртәсе" Раил Гатауллин

ТУГАН ЯГЫМ ИРТӘСЕ Таңнарны каршы алырга Яратам иртәләрен. Көтәм кояш нурларының Битемне иркәләвен. Яратам карап торырга Табигать җанлануын. Иртәнге чык тамчысыннан Чәчәкләр баллануын. Челтереп аккан чишмәдә Кояш нуры уйнавын. Балыклары йөзеп йөргән Матур елга буйларын. Көнбагышлар, баш кутәреп, Кояшны эзләүләрен. Йомраннарның, туры басып, Кырларны күзләуләрен. Каршы алам көн дә шулай Таңнарны. Нишләтәсең... Бик яратам туган якның Алсу таңлы иртәсен.

Тэглар:

184

0