Сиңа дигән җырым. Роза Хабибуллина
8 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Кич тыныч, җилсез, томан кебек кенә вак тамчылар сибәли, йөзне иркәли. Һавага яңгыр, көзге яфраклар һәм агач кайрысы исе таралган. Урмандагы кебек... Юеш кара асфальтта алтын парчалар булып сибелгән челтәрле кызгылт-сары өрәңге яфракларын күреп, Сәлимә исе китеп туктап калды, аларга басарга кызганды, купшы чәчәкләргә охшаган яфракларны җыеп, бәйләм ясады, йөзенә китереп иснәде, шатланып көлде! Мондый сихри кичнең әле булганы юк иде! Кара бәрхет төнне яктырткан утлар ягымлы, серле... Егетнең кайнар учындагы кечкенә кулы аша кызның йөрәгенә ялкын үрли... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РозаХабибуллина #Сиңадигәнҗырым #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Миллионтатар #Лениногорскмарафончылары
165
0