8нче көн. Сания Әхмәтҗанова. Әни бәлеше.
ӘНИ БӘЛЕШЕ Башына яулыгын бәйләп, Алъяпкычын яба да, Кулы-кулга йокмый: әни Бәлеш ясый табада. Бармакларын биеткәләп, Чит-читен бөреп куя; Шулпа салырга уртага Каплаулы тишек уя. Бәлеш пешү хөрмәтенә Табагач та кузгала: Кызу мичтән эләктереп, Кайнар бәлешне ала. Хуш исләрен бөрки-бөрки, Мичтән чыгып килеше: Бигрәк уңган, йөзе килгән — Бәлеше дә бәлеше! Кетер-кетер килеп тора— Мондый бәлеш кайда бар? Түгәрәк капкач астыннан Күтәрелә кайнар пар. Бәрәңгесе вак-вак шакмак, Исең китеп карарлык, Ите дә мулдан күренә — Өреп кенә кабарлык. «Кыстатмагыз, җитешегез! — Әни табынга дәшә, — Кайнар килеш ашыйк», — диеп, Агач кашык өләшә. Ярмаланган бәрәңгесе Телгә салуга эри, Шулпасында бөрчек-бөрчек Майлары йөзеп йөри. Ите сусыл, бигрәк йомшак, Мине кап диеп тора. Сөйләшергә вакыт та юк — Кашыклар биеп тора. Әни пешергән бәлешне Ашагачтын бергәләп, Инде безнең дә «йөз килде», Күңелебез түгәрәк. Килгән-килгән, китеп торма, — Үт син, бәхет, түргәрәк.
148
0