8 нче көн " Фәрештәң булыр идем… " Рәмзия Габделхакова #әдәбимарафон  #әдәбимарафон2024

8 нче көн " Фәрештәң булыр идем… " Рәмзия Габделхакова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

Фәрештәң булыр идем… Автобуста халык шактый иде, анысы ярап куйды. Гөлсуның болай да җыйнак гәүдәсе кешеләр арасына сеңде. Теге сәер бәндәдән шулай котыла алуына мең кат шөкер итеп, җиңел сулап куйды. Ул әле кая барасын, кайда төшәсен белми. Ләкин җанында җиңеллек, шатлык хисе иде. Күңелендә кат-кат баягы очрашу-сөйләшүләрне күз алдына китерде һәм, бу ир мөгаен берәр жуликтыр дип, нәтиҗә дә ясап куйды. Читтән килүчеләрне чамалап алып, әйберләрен урлыйдыр. Бәлки үзенә ияртеп китеп көчлидәдер, Алла гына сакласын! Әгәр төнгә вокзалда калса, ни булмас иде, уйларга да куркыныч... Казан зур кала, ят кала, рәхимсез кала. Яратмыйм зур шәһәрләрне, җыен шпана шунда җыелып ята дип, әбисе юкка гына әйтмидер. Инде нишләр Гөлсу? Әле төн озын, һай озын. Бу кешеләр бәхетле, алар өйләренә кайта... Әллә соң берәр әбигә иярергәме, бер төн генә кундырып чыгарыр иде әле. Казан әбиләре дә авылныкылар кебек киң күңелле, рәхимледер, алар да намаз укыйдыр. Аллаһыга ышанадыр. Аллаһка ышанган кеше иманлы, мәрхәмәтле була, ди бит әбисе. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Фәрештәңбулыр идем… #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

168

0