
8 нче көн Ләбиб Лерон Каеш
– Адаш абый, тагын бер мәртәбә гафу ит! Менә, чия кебек кып-кызыл подтяжканы күрдем дә, кайчандыр шундыйны үзем дә киеп йөргәнемне исемә төшердем. Чалбарын моның белән каптырып куючыларны күптән очратканым юк иде. Адаш агай, уң кулының имән бармагын күккә төбәп, аны бер мәлгә һавага катырып куйгандай итеп: – Каеш такмавымның сәбәбе бар... Чөнки... Яратмыйм мин аны! Яратмыйм! Шуның белән вәссәләм! – диде.
181
0