![МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ "Мин ашыгам"](/image/n/66828866a15e3d1da86983c5/1720385704200l1.webp)
МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ "Мин ашыгам"
МИН АШЫГАМ Чишендереп киткән чакта көзләр, Елап калган иде чаганнар. Бүген алар, кышка кочак җәеп, Тагын ап-ак яфрак ярганнар. Ак гөлләре кышның, ак төннәре... Әкият булып сергә төренгән. Артта эзләр, зәңгәр чылбыр гүя, Китеп барам кара киемнән. Артта зәңгәр эзләр генә юкса, Ә мин менә кара киемнән. Искергән бу дөнья хәйләләргә, Хыянәтләргә, ахры, күмелгән. Сиңа таба барам яктыруга! Гүя син ул яңа кояшым. Кем дә кагылмаган утравым син, Ярларыңа салыйм бу башым. Бер иркәлә! Мең кат иркәләнгән Һәм хыянәт кискән йөрәкне. Каян белгән язмыш шушы мәлдә Синең миңа болай кирәкне. Бер яктырып китә синең көлү Ак чаганнар аша савылып; Мин ашыгам. Дөнья кинәт бетәр!.. Өлгермәм күк сиңа сарылып.
147
0