
М.Юныс." Занзибар зәңгәр болытлар артында"
7 нче көн #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 - Ниятләдекме?- диде Рафаэль. - Аллага тапшырдык! - дидем мин, Бибисараттәйнең юлга чыгар алдыннан әйтә торган сүзен исемә төшереп. Без эре-эре атлап тыкрыктан аска таба төшеп киттек. Чыпчык урамына җиткәч, артыма борылып карыйсым килә башлады. Читләтеп кенә Рафаэльгә сорау биреп куйдым: - Ерак бит ул, икәү генә барып җитә алырбызмы, ә? - Курыкма, җитәрбез! Таллык чокыры тауның теге ягында гына. Су буена төшеп җиткәндә, сәяхәттән күңелем бераз сүрелә башлаган иде. Сер бирмәс өчен генә бу турыда белдермәскә тырыштым. Тату яшәүнең кадерен ара бозылгач кына беләсең икән. Юкка гауга чыгарып, ачуланышмаган булсак, шау-гөр килеп өчәүләп баруы нинди күңелле булыр иде. Минем Апуш белән бер дә ачуланышасым килмәгән иде. Күңелем сизгән икән. Дөньяда тату яшәүгә ни җитә!
175
0