#Әдәбимарафон 7 нче көн. Шәмсия Җиһангирова
7 нче көн "Ни заман" Шәмсия Җиһангирова Утырам да мин уйланып, Кабат хәйранга калам: Уйсызлар өчен уйлылар Уй уйлый торган заман. Тән белән җан капма-каршы Көн итә торган заман. Кояш яктысын караңгы, Дөм итә торган заман. Игелек түгел, кешеләр Мәкерлек кылган заман. "Ахыры бер булырмы?!" - дип Әйтергә калган заман. Фәхеш, секс, имансызлык Рәсәйне баскан заман. Намус, инсаф, миһербанлык Иленнән качкан заман. Нәфис чәчәкләр урынына Тузганак үскән заман. Колорадо коңгызының Корсагы бүскән заман. Ирләр ирлек сыйфатларын Тапмаска җуйган заман. Байлыкны әти-әнидән Өстенрәк куйган заман. Хатын-кызлар ирдәүкәгә Әйләнеп беткән заман... Тагын ниләр күрсәтерсең Бу газиз башка, Аллам?! #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
157
0