
7 нче көн "Кыйбла барлау" Шәмсия Җиһангирова
Туган нигез Туган нигез, үскән нигез, Тәпи басып киткән нигез, Ничә бала бер ояда Үстек бергә, үстек тигез. Үсеп җиттек, очып беттек, Бәхет эзләп ерак киттек. Чит-ят җирдә, чит нигездә Юллар ерак, күңел китек... Ерак инде әти-әни, Без аларга һаман бәби. Эшләргә әзер әллә ни, Җанын да бирер жәлләми. Кайтыр өчен вакыт тапмый, Йөрибез без һаман читтә. Туган йортны ташлап беркөн Әти китә, әни китә... Әти-әни исән торса, Аллаһ әгәр кабул кылса, Туган нигез, үскән йортка Еллар аша юллар булса, И туган йорт, и үскән йорт, Кайгы-шатлык бүлешкән йорт, Тагын кайтып җыелырбыз, Балаларың исеңдә тот. Әткәйләрнең, әнкәйләрнең Фатихасын алып калыйк. Туган-үскән нигезләргә Кайтып,яңа йортлар салыйк.
315
0