Җиденче көн Фәнис Яруллин «Бүләк итче»  #Әдәбимарафон

Җиденче көн Фәнис Яруллин «Бүләк итче» #Әдәбимарафон

7 нче көн Фәнис Яруллин «Бүләк итче» #Әдәбимарафон Бер көнеңне бүләк итче миңа, Сорамыймын шуннан артыгын. Өр-яңадан терелеп китсен әле Үлеп бара торган шатлыгым. Шатлык учак бит ул, ә учакка Утын өстәп тору кирәкле. Учак сүнмәсен дип, өзеп-өзеп, Салып торам анда йөрәкне. Йөрәк инде өзелеп бетеп бара, Ягармындыр, ахры, җырларны. Ә ягарга җырларым да бетсә, Ни эшләргә калыр аннары? Бер көнеңне бүләк итче миңа, Синең нурың калсын өемдә. Кабызырмын аны кояш итеп Җанда кояш сүнгән көнемдә. 2002ел 53 нче бит #Әдәбимарафон #ФәнисЯруллин #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АОТатмедиа #Таттелеком #44

Тэглар:

145

0