Җиденче көн  #Әдәбимарафон Сибгат Хәким

Җиденче көн #Әдәбимарафон Сибгат Хәким

7 нче көн. #Әдәбимарафон Сибгат Хәким “Дәверләр капкасы…” (Поэмадан өзекләр) Бик аз гына шунда, бик аз гына, КамАЗ белән бары намаз гына Рифмалашмый калган заманда, Мин дә йөрдем, йөрдем КамАЗда. Июнь ае, июнь ахырлары, Һич колачлый алмый акыл әле, Хисләремнең ашыкканын беләм, КамАЗ үзенең масштабы белән Басты уйны, ник дим бөек КамАЗ? Килә җавап уйны җыеп алгач: «Кама монда, тарих үзе монда, Утырды ул кереп шушы фонга... » Сәлам биреп горур ил картына, Кереп иске Чаллы зиратына, Кереп рәттән шунда ЗАГСка, Кереп рәттән яшьлек-сагышка, Теләп бәхет шунда Чулпаннарга, Гашыйк булып Чулпан-чор-таңнарга, Туктап, карап мин һәр ун адымда, Йөрдем иркен Җәлил урамында. Йортлар, йортлар, бардыр канатлары, Мин канатлы йортлар тарафдары, Бер уйласам, хәтта жәлләрлек тә, Китәрләр күк очып зәңгәрлеккә. Кранлаша заман, кранлаша, Урал аша түгел, урам аша Сөйләшкәндә Казан белән Уфа, Сүзләренә илһам куша-куша Һәм рәхмәтләр әйтеп Ереванга, Яңа йортлар буйлап йөрдем анда. 41 нче бит #СибгатХәким #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

176

0