Әлфия Юсупова "Печән өсте"

Әлфия Юсупова "Печән өсте"

7нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Авылларның кызу эш вакыты, Печән җыеп, печән киптерә. Шушы чакта җыйган печәннәрен Кыш буена аны җиткерә. Җәйнең бер көне ел туйдыра ди, Авыл шуны белеп тырыша. Табигать тә аңлый шуңа күрә, Коры көннәр биреп булыша. Көнне төнгә ялгап, авыл эшли, Бер минутын әрәм уздырмый. Көннәр коры, матур торган чакта, Юкка - барга вакыт туздырмый. Авылларның печән исле чагы, Тарала ул әллә кайларга. Бу исләрне алмаштырып булмый, Бернинди дә исле майларга. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ӘлфияЮсупова #Печәнөсте #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

139

0