Сания Әхмәтҗанова "Аңладым, әни..."

Сания Әхмәтҗанова "Аңладым, әни..."

Аңладым, әни... Кай арада үсеп, канат ныгыттыгыз? Төп оядан очып киттегез. Газиз балакайлар, парыгызны табып, Инде безне ялгыз иттегез. Килсәгез сез – кунак, киткән чакта – ерак, Сагынуга нихәл чыдарга... Менә бүген кабат, сәгатьләргә карап Ашыктыгыз юлга чыгарга. Эчкән чәегез дә ярты килеш әнә, Уенчыклар ята таралып... Нәни оныгымның рәхәт кул җылысы Муеныма калды сарылып. Салган киемнәрен сыйпый-сыйпый үбәм, Һәр мизгелне уйдан кичереп; Газиз әнкәемнең капка төпләрендә Озатканын искә төшереп. Кайдан алдың икән, әни, сабырлыкны, Син ничекләр булдың түземле? Тыңлаганмын, бәлки, ишеттемме ләкин Бик сагынам дигән сүзеңне?! Әткәй-әнкәйләргә тигән насыйп өлеш – Озатасың, аннан көтәсең. Газиз балаларның һәр адымын уйлап, Гомер юлын кат-кат үтәсең. Белдек микән, әни, уй-далалар иңләп, Сабыр канатларың талганын... Синең хәлләреңне менә хәзер генә – Үзем ялгыз калгач аңладым.

Тэглар:

143

0