Чулпан Насырова. Уйлану
Безнең яшлек сагынмаслык түгел, Охшаган ул янган учакка. Торган саен ешрак кайта күңел, Язгы ташкын кебек шул чакка. Төшкә керә-керә сагындыра, Яшь чакларның ситса күлмәге. Елга буе, яшерен сукмаклар, дип, Кемнең генә сызмый йөрәге?! Инде бездән туган балалар да, Бездән биек булып баралар. Ник соң безнең күңел һаман бала, Яшьлектән ерак бит аралар. Иң яхшысы алда булачагын, Өмет белән көтеп яшибез. Ашыгабыз гел дә, тормыш көтеп, Дөнья җимертәбез, эшлибез. Ә төннәрен, һаман саен ешрак, Кайта күңел яшьрәк чакларга. Үкенеч һәм әйтелмәгән сүзләр, Хәтеребездә калыр сакларга... Күңел карурман бит, Бу дөньяда һәркемнең дә күңеле яралы. Яраларга дәва була алган, Безнең ярый, дуслар бар әле. Гаилә бар, бердәнберем диеп, Янып торган балам атасы. Әле алда күпме таңнар көтә, Безнең өчен генә атасы. Сәламәтлек бирсен Ходай безгә, Акча нәрсә, ул бит бер айлык. Якын кешеләрдән аермасын, Гаиләм һәм дуслар - чын байлык!
Сылтамалар:
125
0