Күке төкереге

Күке төкереге

- Әкият түгел, бала. Болар хак. Аллаһы Тәгалә белән берлектә булган кешегә аннан һич шөбһәләнәсе юк. Чөнки дә җиңеллек бер Ходайдан гына килер, ул үзенең тугры колына ике дөньялыкта да мәрхәмәт кылыр. - Ник моны Карачутыр белми соң? - Сәрбиядә иман әсәре калмаган. Ни әйтерсең, күршеләрдән уңмадык без, Онык. Шуңар җаным тыныч була. Хадайны санламаган бәндәләрдән барын да көтәргә була. Озакламас, Газзәнең дә улы өтермәннән кайтыр. Аның холкы яман. Карт-корының каз-үрдәкләрен суеп ашап йөрде. Болынга аптөшереп суя да йонын йолкып учакта кыздыра икән. Моны байтак кеше күрде, берсе дә йөзенә бәреп әйтмәде. Шәриф исерсә дөнья тубыктан иде. Самат малае Гыйлемдар авызлыкламаса, ил-йортның астын-өскә әйләндереп бетерер иде башкисәр, ярый Самат малае клуб бүрәнәсен урлаганда тотты үзен. Милисә чакыртты. Син читтә - укуда идең, Онык. - Ишеттем, Акъәни , күңелсез хәбәр тиз аяклана, - диде кыз, башын иеп. Аны бүтән нәрсә борчый иде. Шәрәф киткәндә Гыйлемдарга бик каты янаган , диләр. Башкисәр гайрәтләнеп: "Иин тиз әйләнеп кайтырмын, исәп-хисап шунда ясарбыз", - дигән , имеш.

Тэглар:

157

0