
Каракош
Егет тынычланып кыекка таба сузган баскычка үрмәләде, тик эшкә керешә алмады, блдан тагын әнкәсе килеп ята иде. Хәерсез кортка, кул-аякны бәйләп йөри бит, ә! Сырхау дип җәллә аны, көн дә бәбәген терәп монла чаба. Әй бу картларны, үзләреннән алдан сине кабергә илҗеп тыгалар, валлаһ. Карсык, йөзе каралган улына күз дә салмыйча, баскычка төртелде һәм кулындагы төенчеген чишеп җибәрде. - Бисмиллаһир-рахмәнир-рахим. Шулпа апкилдем, улым. Йөрәгеңә яткырып кына аша әле. Төнәгенәк атаңның мәчеткә китүен генә көттем дә, Фәтхетдин абзаңнан тавык суйдырдым. Атаң тавык-чебешкә тимәскә куша, бит, санап кына тора. Каты-коты чәйнәп егетнең ашказаны бозыла башлаган иде, ул тәмләп кенә тавык ботын кимерә-кимерә шулпа чөмерде. - Атай мәчеттә нишли? - Җомга намазына йөри. - Һы. Шул сакаллы тәрене ничек мәчет бусагасынан атлаталар икән соң?
163
0