Рәсимә Гарифуллина "Адашкан" 7 нче көн #Әдәбимарафон
Рәсимә Гарифуллина "Адашкан" -Йә, әйтеп кара, нинди сәбәпләрең бар икән синең биш елга бер дә кайта алмаслык? - Менә кайттым бит әле… Аймара сүзсез генә аларны тыңлады. Сәлманның авыр сулап куюлары, кулларын нишләтергә белмичә, өзлексез тез өстенә сугып-сугып алулары - берсе дә үзгәрмәгән, нәкъ егет чагындагы кебек үк. Тик ике каш арасына шактый тирән сыр гына өстәлгән. - Мине орыш инде син, Рузалия, орыш! Озак кайта алмадым шул. - Ә без сагындык. Әнә Аймарадан сора, ул да сагынды. Шулай бит, Аймара? - Әйе, - диде Аймара, үз тавышын үзе танымыйча… 41 нче бит #РәсимәГарифуллина #Адашкан #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Акбүренәшрияты #Таттелеком #44
148
0