Килен

Килен

Җиденче көн #Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Кич җитүгә юан-юан түмәрләр генә калды. Башта бәләкәйләрен ярып ялгышканмын. Арыгач, аларга тотынсам, яхшырак та булыр иде. Аяк астында гына яткан түмәрне утыртам дигәндә, күз алдымда гына шарт итеп чыбыркы шартлады. Карасам, Фоат абый атыннан сикереп төшкән. - Тәки чыгарып җибәргәннәр! Ну, Булат! Ну, Фәридә апа! Бар, өйгә кер! - Күрше абыйның кашлары җыерылган, ул ачуланып, ишеккә төртеп күрсәтте. 50нче бит. #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы

Тэглар:

138

0