7 нче көн (Зарипова Сәйдә 5 яшь) "Кызыклы шәкерт" Габдулла Тукай

7 нче көн (Зарипова Сәйдә 5 яшь) "Кызыклы шәкерт" Габдулла Тукай

— Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор; Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр! — Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә. Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә. — Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

Тэглар:

164

0