7 нче көн "Фәрештәң булыр идем…" Рәмзия Габделхакова  #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

7 нче көн "Фәрештәң булыр идем…" Рәмзия Габделхакова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

Фәрештәң булыр идем… - Бәй, яңа гына хәл иттек бит. Диңгезгә! Бу уен Гөлсуга һич тә аңлашылмый иде. Дөньяда беренче көн яшәве түгел. Аңа сүз катучы, бәйләнүче егетләр булмады түгел, булды. Ләкин мондый сөйләшүгә ул әзер түгел иде. Эченә оялаган шом үсә башлады. Йә, ник китми инде бу бәндә үз юлы белән? Ник тора салып тыныч кына утырган Гөлсуга бәйләнә? - Син миннән курыкма, курыкма гына... Диңгез яраткан кеше начар булмый ул. Диңгезне ярату өчен киң күңел кирәк. Диңгезнең үзе кебек, иксез-чиксез. Һәм тирән. Һәм гүзәл. Явыз кешеләрне кабул итми ул, төпкә тарта йә балык ризыгы итә... Шулай бит? - Белмим... - Син миннән курыкма. Һәм дөресен сөйлә. Бары дөресен. Мин алдакчы кешеләрне яратмыйм. - Ә үзең? – диде кыз. – Ник әле мин сиңа ышанырга тиеш? - Мәйлең... Ышанмасаң, паспортымны күрсәтә алам. Егет бер ара кесәләрендә актарынып алды. Әлбәттә, анда бернинди паспорт юк иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Фәрештәңбулыридем… #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

167

0