
Картлыкта күңел сызлар... Раил Гатауллин
7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Картлыкта күңел сызлар... Таң ата да кич була, Көн артыннан көн туа. Җил җилкәннәрне киерә, Елга ярларын юа. Кояш судан пар ясый, Юл күрсәтеп, ай балкый. Йолдызлар хисләндерә - Һәркем үз эшләрендә... Сәгать саный вакытны, Бала көтә картлыкны. Картлар тели балачак, Тик алай булмаячак. Көн артыннан көн узар, Булган һәр әйбер тузар. Заяга үтсә гомерең, Картлыкта күңел сызлар... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РаилГатауллин #Иңзурсер #Картлыктакүңелсызлар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #Лениногорскмарафончылары
169
0