М.Юныс. Занзибар зәңгәр болытлар артында.

М.Юныс. Занзибар зәңгәр болытлар артында.

6 нчы көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Зур тизлек белән баручы поезд тимер юл янында торган кешене суырып ала, диләр. Нишләптер, безне тик торган машина да юлыбыздан тартып алды. Суырып , янына китерү белән генә чикләнмичә, каһәр суккан машина дикъкатебезне кысып тотты, тәмам үзенең колына әйләндерде. Әллә сихерле булды инде бу кара машина ? Без дөньябызны оныттык. Күзебезгә бер нәрсә күренмәс булды. Кулларыбыз , гипнозга эләккән кешенеке шикелле, үзләреннән-үзләре күтәрелеп машинаның кабыргасын сыпыргаларга тотынды. Күңелнең бер почмагында " кеше машинасына ягылырга ярамый!" дигән акыллы фикер пыскый, ләкин бездә ул акыллы фикерне тормышка ашырырлык көч юк иде. - Машина бит бу! - диде Рафаэль. - Әйе, чын машина! Без машина тирәсендә бөтерелеп, таптанып йөренә башладык. Куллар һаман машинаның тәнен сыпыралар. Уң як капшалып беткәч, бармаклар машина артына беркетелгән запас көпчәккә ябыштылар. Көпчәктән соң машинаның сул ягы тикшерелеп үтелде. Радиаторның бал кәрәзенә охшашлы челтәрле тишекләрен җентекләп кымтрыклап чыктык. 375 нче бит

Тэглар:

177

0