Рәсимә Гарифуллина "Адашкан" 6 нчы көн #Әдәбимарафон
Рәсимә Гарифуллина "Адашкан" Дилүзә аз гына ялындыргандай итте дә гармун каешын иңбашына элде. «Шуя» гармунының ак төймәләренә басып, аккорд бирде. Аннары, моңарчы беркем дә ишетмәгән салмак көй уйнап җибәрде. Кызның гармун уйнавын белмәгән яшьләр аптырап калдылар. Бер такт уйнагач, Дилүзә йомшак тавыш белән җыр башлады: Барыр юлың ак булсын, дип, Ак чәчкә бирдең. Чәчкәләргә пар килсен, дип, Ак күлмәк кидем. 39 нчы бит #РәсимәГарифуллина #Адашкан #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Акбүренәшрияты #Таттелеком #44
151
0