Нәбирә Гыйматдинова «Онытмадым…»
6 нчы көн. Повесть. 13 нче бит. «... - Ник балаларның бәхетен җимердең, энем? Харисов кызын машинага таба куалады. - Бар, сүз тыңлама! Ялгышма, бабакай, безнекенең бәхете түм-түгәрәк, грамм да кителмәде. Теләсә, ун кияү егете тезеп бастырам капка төбенә! Оныгыңа, минем фамилиягә күч, дидем, ризалашмады тәкәббер. Аяк астында буталып йөрмә, бабакай. Сезнең бур нәсел белән туганлашып исемемне пычратмыйм. Хуш! Кузгалдык, самолётка соңарабыз! Машина тәгәрмәче чәчрәткән чирәм валчыклары картның битенә сыланды...»
171
0