6 нчы көн Шәмсия Җиһангирова "Кыйбла барлау"

6 нчы көн Шәмсия Җиһангирова "Кыйбла барлау"

Бер кешегә юк эчемдә каралык Бер кешегә юк эчемдә каралык, Яхшы сүздән китә җаным таралып. Күктәге йолдыз санынча бәхетем Арткан саен тора һаман яралып. Хөсет бәндә таш ыргытса үземә, Нахак әйтсә әгәр бәреп күземә, – Әрепләшмим “һау” да “һау” дип, тик торам, Җәзасыны бирер диеп бер Ходам. Бу халәтем түгел куркаклыгымнан, Ходай бирмеш – бары җан аклыгымнан. Кызганамын хөсетне шул минутта, Янар бу, дип, берчак җиде тәмугта. Каккаласа, суккаласа да язмыш, Тоткан кыйблам бер генә – үзем булмыш! Бетәр булсаң күгәреп вә керләнеп, Йөрү нигә “Яшим!” диеп сөйләнеп. Яшәвемнең төп асылы бер генә! Ходам белә. ...Инде белдең син менә: Егылырмын таеп шул мәл һуштан мин – Дус итсә гәр мине берәр дошманым. Дошманнарым юк та бугай дөньяда... Бәлкем бардыр. Тик минем күргәнем юк. Әнчек этләр чәңләсә дә артымнан, Нәселлесе каршымда өргәне юк.

Тэглар:

139

0