Габдрахман Әпсәләмов - Ак чәчәкләр
Аңа рәхәт, әйтеп бетергесез рәхәт. Ул мәңге-мәңге шунда калырга, черегән үлән исен, дымлы кара туфрак исен мәңге суларга риза булыр иде шикелле. Монда сулышка нинди иркен, күңел җилкенә. Чү, әнә биектә-биектә тургай сайрап җибәрде. И сайрый да инде бәгырькәем! Күр, аның сайравыннан тирә-як тагын да ямьлерәк булып китте, нурланды шикелле. Юк, бу тургай сайрамый, бу яз җитугә куанып туган җир сайрый. Әй җанга якын газиз җир!
123
0