Күке төкереге
- Йөрәгенә тия, үләм, - дтде Галия, юрганын аяк очына этәреп. - Кеше сызланса йокы алмый инде ул. Син, Акъәни, тыныч кына ят, борсылма. Мин тиз генә авыртуны баса торган укол кадап чыгам. Сәгатькә кара, биш минуттан өйдә булырмын. Әбисе сукранып кына ризалашты. - Сиңа минем сүзем үтми, балам. Үз дигәнеңне тукыйсың да тукыйсың. Бар, ырым-зхмәтләрдән догаларым белән саклап торырмын. Капкасыннан уң аягың белән атлап кер, өч тапкыр бисмиллаңны әйт. - Аннан Акъәни йөрәкне шомландырып кисәтте. - Кулын бирсә, алма! Аң бул, Онык! Карчыкның капкасы эчтән терәтеп куелган иде, кыз ишегалдына койма башыннан сикереп төште һәм чүт кенә Карачутырның аркасына китереп басмады. Карчык үзе салам өстендә ауный, үзе шатыр-шотыр җир тырный иде. - Карачутыр ... әби, - диде Онык, караңгыда аның гәүдәсен капшый-капшый. - Кайсы җирең авырты? - Сән кем? - дип ыңгырашты Карачутыр. - Мин - Онык, - диде кыз.
147
0